Свернуть поиск
Үз башыма ир таптым...
Хатыны юл һәлакәтендә вафат булган.
Моннан берничә ай элек үз башыма бер ир белән чуалдым. Аның 7 һәм 12 яшьлек ике баласы бар. Хатыны юл һәлакәтендә вафат булган.
Начар ир түгел үзе, игътибарлы, акыллы. Миңа гомеремдә дә андый матур сүзләр әйтүче булмады.
Күп тә үтмәде, аның фатирына күчендем. Ә үземнекен арендага бирдем. Ләкин тора-бара арада аңлашылмаучанлыклар килеп чыга башлады. Балалар мәсьәләсендә түгел, алар белән уртак телне тиз таптым, мине яраттылар, яхшы кабул иттеләр. Ләкин менә акча мәсьәләсендә ир дигәнем хәйләкәр булып чыкты. Арендадан кергән акчаны да, хезмәт хакымны да үз кирәгенә, балаларына тота башлады.
Әйтә башлаган идем, тавыш куптарды. Алай гына да түгел, фатирдан куып чыгарды. Ул төнне иптәш кызымда үткәрдем. Аннары фатирымда яшәүчеләрне чыгарырга туры килде. Берничә көннән теге шалтыратып, гафу үтенде, кире кайтуымны сорады. Шулай ди менә! Номерын кара исемлеккә тыгып куйдым. Бүтән аны күрәсем дә, ишетәсем дә килми.
Илгизә, Азнакай.
10 комментариев
27 классов
Мошенниклар пассажир булып кыланып таксистларны алдый
Татарстан Республикасы Цифрлар министрлыгы таксистларны алдауның яңа схемасы турында кисәтә.
Министрлык мәгълүматлары буенча, җинаятьчеләр таксига заказ бирә һәм юл өчен банк картасы номеры буенча түләячәкләрен әйтә. Аннары алар машина йөртүче белән элемтәгә кереп, имеш акчасыз түләүне башкару өчен, СМС аша килгән кодны һәм банк картасы мәгълүматларын хәбәр итүне сорый. Әгәр таксист бу хәйләгә ышанса, мошенниклар аның шәхси кабинетына кереп, акчасын урлый.
Бу схема банк картасы номеры буенча түләү кабул итүче башка хезмәт күрсәтү өлкәләрендә эшләүчеләргә карата да кулланылырга мөмкин.
Мошенниклардан ничек сакланырга?
Банк картасы номерын, CVC/CVV кодын, СМС аша килгән раслау кодларын һәм шәхси мәгълүматларны чит кешеләргә хәбәр итмәгез. Клиенттан түләү алу өчен, гадәттә, Тиз түләүләр системасына (ТСП) тоташтырылган телефон номерын әйтү генә җитә.
Ашыгып карар кабул итмәгез. Шикле очракта якыннарыгыз яки хезмәттәшләрегез белән киңәшләшегез. Алар вәзгыятьне читтән бәяләп, мошенниклык билгеләрен вакытында күрергә ярдәм итә ала.
Банк кушымтасында чыгымнар һәм күчерүләр өчен лимитлар куегыз. Бу мошенникларга зур күләмдә акча урлау мөмкинлеген киметәчәк.
1 комментарий
2 класса
Миңа өйләнгән ирләр ошый. Ни өчен икәнен үзем дә белмим. Алай эшләргә ярамаганын да аңлыйм, ләкин әнә шул “ярамый” дигән факт миңа адреналин бирә дә инде. Өйләнгән ирләр магнит кебек үзләренә тарта.
Соңгы елда өч өйләнгән ир белән очраштым. Берьюлы берсенең хатыны сизде. Шундый итеп талаштылар, өеннән үк чыгып китте. Киемнәрен күтәреп килгән иде, куып чыгардым. Миңа озак вакытлы мөнәсәбәтләр кирәкми. Бу хакта алдан ук үзенә әйтеп куйган идем. “Тормышны җимердең, гаиләне таркаттың” дип тавыш куптарган булды. Никләр генә артымнан йөреп, чәчәкләр биргән икән соң?
Аптырыйм мин ирләргә. Бер дә җаваплылык хисен тоя белмиләр. Кылган гамәлләре өчен үзләренә җавап тотасы. Гаиләң өчен куркасың икән, өеңдә хатыныңны кочаклап утыр!..
15 комментариев
23 класса
Әнкәй салган икмәк
Көн аралаш әнкәй ипи салды -
Җиде җанга ничек җиткәндер!
Һич онытмыйм, кайнар ипекәйне
Мичтән чыгаруын көткәнем.
Шуңардан да тәмле ризык белмим -
Каймак яккан авыл икмәге!
Сый-хөрмәттән өстәл сыгылса да,
Әнкәй салган ипи җитмәде.
Әйтә төсле әни моңсу карап:
Киткәнсеңме, улым, тартылып.
Ашыйсыңмы тамагың туйганчы,
Ач йөремә, торма тартынып...
Бүген инде кибет тулы икмәк,
Тәме дә юк, ләкин исе дә.
Үткән чакта шуннан әнкәй салган
Ипекәйләр төшә исемә...
Илдар ХАФИЗОВ
1 комментарий
14 классов
Тыңлаучылардан килгән хатларны укый бу, шулар арасында «Керәшен егетләре белән танышыр идем» дигән смс та булды. Тукта әле, мин әйтәм, бу кызга языйм әле. Яздым, таныштык, аралашабыз. Җырчы икәнемне белми, мин дә әйтмим. «Авылда яшим, тракторчы мин», – дим...
Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/intervyu/vadim-zakharov-yasalma-bulyrga-yaramyy-any-shunda-uk-sizlr
8 комментариев
68 классов
Очын-очка ялгап яшибез, акча бөтенләй юк вакытлар да була... Әмма, бернигә карамастан, Миләүшә ул гел чәчәк ярата! Югыйсә, аның әнисенә яисә минем әнигә кулына букет тоттырсаң: “Лучше колбаса алыр идең”, - диләр. Ә менә Миләүшә башка төрле. Аның кәефе булсын өчен мин чәчәк белән аны очындырырга да тиеш бераз.
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/danir-sabirov-pervaya-brachnaya-nochny-bez-tuyga-kergn-akchany-sanap-uzdyrdyk
29 комментариев
40 классов
Рамазан ае җиткәч тә, күпләрдән шул бер сорау килә: «Мин бит намаз укымыйм, ураза тотсам буламы?» Хатын-кызлар: «Мин бит яулыктан йөрмим, ураза тотуым дөресме?» — дип сорый. Хәзрәтләребез аларга бу гамәлләрнең барысы да үз урынында һәм һәркайсы өчен аерым әҗер-савап языла, дип аңлата. Югарыда искә алынган очрактагыча, кайбер кеше «хәләл ризыкны намаз укыган кеше генә ашарга тиеш, намаз укымасам, нигә миңа ризыкны хәләл-харамга аерып утыру кирәк?» дип фикер йөртә. Мин бу фикер сөрешен укучының рус теленнән дәрес эшләп килмәве өстенә, «әй, мин барыбер рус телен эшләмәдем, математиканы да эшләп тормыйм алайса» дип уйлавы белән чагыштырам.
Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/din/sez-kilganga-xalal-rizyk-azerladem
2 комментария
7 классов
Түбән Камада БПЛА һөҗүме аркасында һәлак булган 5 яшьлек кыз һөҗүм вакытында фатирның балконында йоклаган. Бу хакта ТАССка шаһит сөйләгән.
Аның сүзләренчә, дрон йорт янындагы агачка килеп бәрелгән һәм шартлаган. Шартлау аркасында барлыкка килгән җимерекләр торак йортка зыян китергән.
Фаҗига аркасында кыз һәлак булган.
4 комментария
12 классов
Мин – яшем 30дан артып киткән хатын-кыз. Беренче ирем белән озак яшәмәдек. Холыклар туры килмәгәч, бер-беребезне газаплап яшәүдән мәгънә күрмәгәч, аерылыштык. Әле дә ярый балаларыбыз булмады. Күптән түгел генә икенче тапкыр кияүгә чыктым. Монысы – хыялымдагы ир!..
Бар да яхшы кебек, тик бер проблема бар – мин ашарга пешерә белмим. Әни мине беркайчан да плитә янына якын җибәрмәде. “Пешә күрмә”, “кайнар ул” дип аш бүлмәсеннән ерак тотты. Моңа кадәр үзем генә яшәгәндә дә, беренче ирем белән дә ашарга пешергәнем булмады. Һәрвакыт өйгә әзер ризык китертә идек. Ә бу ирем өй ризыгы ярата. Ял көнендә йә әти-әниләргә барабыз, йә үзе пешерә. Шундый тәмле пешерә, ресторан бер якта торсын!
Беркөнне эшкә бармадым, өйдә калдым. Ирем шалтыратып аш пешерергә кушты. Ничек итеп пешерәләр соң ул ашны? Бу сорауны иремә дә бирдем. Ул миңа барысын да җентекләп аңлатты, барысын да ул кушканча эшләдем. Билгеле, мин бу ашны үзем ашамадым. Ирем бер генә тәлинкә ашады да, бүтән аңа кагылмады. Шулай итеп, аш чүплеккә очты. Ашарга пешерү – минем өчен бер газап ул. Иремә өй ризыгы кирәк, ләкин минем плитә янында басып торырга бернинди теләгем дә юк. Нишләргә икән?..
57 комментариев
24 класса
загрузка
Показать ещёДополнительная колонка
О группе
«Синең өчен, синең турында!»
- (843) 562-50-12
- Декабристов, 2, Казань
Показать еще
Скрыть информацию
Фото из альбомов
Ссылки на группу
18K участников
Правая колонка